Казан федераль университеты галиме Татарстанда аномаль салкыннарның сәбәбен аңлатты

07.12.2023 05:10

420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе

420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе

Татарстанда аномаль салкыннар киләсе атна уртасына кадәр дәвам итәчәк. Алар ультраполяр агым белән бәйле. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты галиме, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Көчле салкыннар Карск диңгезеннән исүче арктик һава агымнары белән бәйле. Россиянең Европа өлеше территориясендә Салкын арктик һаваның үз антициклоны формалашкан. Көндез кояш балкыячак, болытлар аз», — дип билгеләп үтә Юрий Переведенцев.

Галим якын көннәрдә Казанда климат нормасыннан 15 градуска кадәр түбән температура фоны көтелүен әйтте. Климат нормасы буенча, хәзерге вакытта шәһәрдә уртача тәүлеклек температура якынча -7, -8 градус булырга тиеш.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, бу атнада Татарстан башкаласында иң салкын төннәр пәнҗешәмбедән җомгага һәм җомгадан шимбәгә фаразлана —термометр баганалары -28 градуска кадәр төшүе көтелә.

420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе

Редакция телефоны

+7 (843) 222-0-999 (1304)

Редакциянең электрон почтасы

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Источник


2024 © Читайте другие новости: Свежие новости - Казань
Материалы из общедоступных источников, ссылки на источники предоставлены.